Милли проектлар
19 Май 2022, 02:27

Бүгенге хезмәт базарына кемнәр кирәк?

  Башкортстанда яшәүчеләр “Демография” милли проекты кысаларында яңадан укып, һөнәр алыр өчен 3,3 мең гариза язган.

Бүгенге хезмәт базарына кемнәр кирәк?Бүгенге хезмәт базарына кемнәр кирәк?
Бүгенге хезмәт базарына кемнәр кирәк?

 

РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Демография” милли проекты кысаларында яңадан укып, һөнәр алу буенча федераль программа бар. Шул программа буенча башка һөнәр иясе булган беренче 19 кеше эшкә урнашып, эшли башлаган.

Мәшгульлек үзәкләренә 3369 гариза килгән, шуларның 1410 ы хупланган. Әйткәндәй, Башкортстанда 965 белем бирү программасы эшли, алар барсы да хезмәт базарындагы таләпләргә нигезләнеп төзелгән.

  • Бүгенге көндә ресторан бизнесына start-up, проект эшчәнлеге оештыру, таргетинг, кризиска каршы идарә, корпоратив идарә, ESG – трансформация, товарлар сатып алу өлкәсендә контрактлар белән идарә итүче, документ эшләрен алып бару, кадрлар менеджменты кебек һөнәрләргә мохтаҗлык бар. Бөтен исемлек белән дә “Работа России” порталында танышырга мөмкин, - дип бәян итте Башкортстан Республикасының гаилә, хезмәт халыкны социаль яклау министры Юрий Мельников.

Бушлай укуларны 50 яшь һәм аннан өлкәнрәк гражданнар, шулай ук пенсия алды яшендәге затлар; декрет ялында яшь әниләр; хезмәт мөнәсәбәтләрендә булмаган һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалары булган хатын-кызлар, 35 яшькә кадәрге яшьләрнең аерым категорияләре, шулай ук эш белән тәэмин итү үзәкләрендә теркәлгән эшсез гражданнар һәм эштән куылу куркынычы янаган хезмәткәрләр үтә ала.

Чыганак: Министерство семьи, труда и социальной защиты населения Республики Башкортостан

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас