

18 майда Ташкентта Башкортстан рәсми делегациясенең Үзбәкстанга эш сәфәре белән баргач, республика башлыгы Радий Хәбиров Үзбәкстан Премьер-министры Абдулла Арипов белән очрашты. Алар сәүдә-икътисадый, мәдәни һәм гуманитар хезмәттәшлекне ныгыту перспективалары турында фикер алыштылар.
- Үзбәкстан Республикасы Президенты Шәүкәт Мирзиев һәм РФ Президенты Владимир Путин арасындагы ышанычлы мөнәсәбәтләр нәтиҗәсендә Үзбәкстан - Русия мөнәсәбәтләре ныгый һәм яңа нәтиҗәләргә ирешә. Төбәкара хезмәттәшлеккә аерым игътибар бирелә,-диде Абдулла Арипов. - Үзбәкстан һәм Башкортстан арасында сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне, сәнәгать кооперациясен, мәдәни-гуманитар хезмәттәшлекне киңәйтүдә үзара кызыксынуыбызны билгеләп үтәсем килә.
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров үзбәкстанлыларга республика делегациясен кунакчыл кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде.
Төбәк җитәкчесе билгеләп үткәнчә, аның составына Башкортстан бизнесыннан 96 вәкил кергән. Алар b2b форматында Үзбәкстаннан килгән коллегалар белән очрашулар үткәрәләр һәм инде берничә килешү дә төзелгән.