

Күгәрчен районының Юмагуҗа хастаханәсендә ил Русия башлыгы Владимир Путинның “Сәламәтлек саклау” милли проектын тормышка ашыру максатында алынган яңа заманча цифрлы «Диаком» рентген комплексы урнаштырылды.
Җиһазлар урнаштырыр алдыннан бинада республика бюджетыннан бирелгән акчага капиталь ремонт үткәрелде.
- Аппарат югары сыйфатлы диагностик сурәтләрне җиңел һәм тиз чыгарырга мөмкинлек бирә. Фоторәсемнәр электрон рәвештә саклана. Бу табиб өчен бик уңайлы. Җиһазлар сәламәтлеккә зыян салмый, хәвефсез. Аның белән кулланганда пациент та, табиб та нурланыш алмый һәм ул тикшеренү нәтиҗәләрен анализлау өчен заманча программа белән тәэмин ителгән, - дип билгеләде дәваханәнең баш табибы Наил Абдуллин.