

Нуриман үзәк район дәваханәсендә яңа медицина җиһазлары - цифрлы маммограф һәм флюорограф барлыкка килгән.
Җиһазлар ил башлыгы Владимир Путин тарафыннан май указы белән булдырылган"Сәламәтлек саклау” милли проектын тормышка ашыру кысаларында сатып алынган. Заманча цифрлы маммографны медицина учреждениесе кабинетында урнаштырганнар. Яңа җиһазларда эшләү өчен хастаханә хезмәткәрләре укулар узган. Тиздән маммограф үз эшен башлап җибәрәчәк.
Яңа аппарат ярдәмендә табиблар югары сыйфатлы рентген сурәте ясый алачаклар. Ул яңа чирләрне ачыкларга һәм төгәл диагностика үткәрергә сәләтле.
- Яңа медицина корылмалары Нурман районы халкына медицина тикшерүләрен заманча дәрәҗәдә үткәрергә мөмкинлек бирәчәк. Бу мөмкин кадәр иртәрәк авыруларны ачыкларга һәм дәвалауны уңышлы узарга булышлык итәчәк, - дигән Нуриман хастаханәсе баш табибы Салават Гайсин.