Милли проектлар
18 Май 2022, 07:32

Дәваханә ачылган

Чакмагышлылар хәзер яңа җиһазландырылган поликлиникада медицина ярдәме алуларына бик шат.

Дәваханә ачылганДәваханә ачылган
Дәваханә ачылган

Чакмагышлылар хәзер яңа җиһазландырылган поликлиникада медицина ярдәме алуларына бик шат.

2021 елның декабрендә Чакмагыш районына эш сәфәре вакытында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров районының яңа дәваханәсендә дә булган иде.  Анда ул, барлык башка медицина учреждениеләре кебек, кабинетларны бердәм стильгә күчерергә кушып киткән. 2022 елның маенда, төзекләндергәннән соң, поликлиника ачылган.

Русия башлыгы Владимир Путинның май указы белән барлыкка килгән “Сәламәтлек саклау”  илкүләм проекты буенча төзелгән яңа бина бик матур килеп чыккан (4,9 мең кв.м). Биредә табиб кабинетлары, операция блогы, рентгенология бүлеге бар. Шулай ук клиник-диагностика лабораториясе, эндоскопия бүлеге, хатын-кызлар консультациясе, балалар бүлеге эшли. Табиблар өлкәннәргә һәм балаларга хезмәт күрсәтә. Пациентлар табибка күренергә килгәч, авырулар белән очрашмас өчен блоклар  хәзер аерылган.

Бер сменада сырхауханәгә 250 кеше килә ала. Килүчеләр өчен уңайлы шартлар тудырылган зоналар бар.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас