Милли проектлар
17 Май 2022, 01:00

"Сәламәтлек поездлары" көзгә кадәр хезмәт күрсәтәчәк

Мобиль медицина 43 торак пунктта булырга өлгергән.

"Сәламәтлек поездлары"  көзгә кадәр хезмәт күрсәтәчәк"Сәламәтлек поездлары"  көзгә кадәр хезмәт күрсәтәчәк
"Сәламәтлек поездлары" көзгә кадәр хезмәт күрсәтәчәк

Бу атнада медицина бригадалары Кырмыскалы, Кыйгы, Мишкә, Шаран, Гафури һәм Учалы районнарында эшләүләрен дәвам итәләр. Бу турыда Сәламәтлек саклау министры вазыйфаларын башкаручы Азат Рахматуллин  республика хөкүмәтендәге оператив киңәшмә барышында белдерде.

Аның сүзләре буенча, быел “Сәламәт республика - сәламәт төбәк” акциясе башланганнан бирле, белгечләр 43 торак пунктта булган һәм республиканың 14000 нән артык кешесен тикшергән, 2667 диагностик тикшерүләр үткәрелгән. Тикшерү нәтиҗәләре буенча 354 кеше республиканың сәламәтлек саклау учреждениеләренә өстәмә тикшерүләр үтәр өчен җибәрелгән.

Акция Владимир Путинның май указлары белән билгеләнгән “Сәламәтлек саклау” милли проектын тормышка ашыруга булышлык итә.

 Чыганак: Башинформ

Фото: Башинформ

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас