

Дүртөйле районының Мәскәү авылында "Демография" милли проекты кысаларында авыл хакимияте башлыгы Кубогы өчен кызлар арасында мини-футбол бәйгесе үткәрелде. Бәйгеләрдә Дүртөйле һәм Бөре шәһәрләренең балалар – үсмерләр спорт мәктәпләре һәм Мәскәү авылы мәктәбенең ике командасы көч сынашты.
Кызу көрәштә, Мәскәү авылы мәктәбенең кече төркем командасы Кубокны яулады, өлкән төркем 2 урында, 3нче баскычка Бөре спорт мәктәбе командасы күтәрелде.
"Турнир нәтиҗәләреннән чыгып, шуны әйтә алабыз: безнең укучылар әле дә җиңелмәде, чөнки алар Башкортстан Республикасы чемпионнары!", - диде мәктәп директоры Илнур Сәдрисламов.
"Команданың нигезен тәшкил иткән кызлар ким дигәндә өч ел футбол уйныйлар. Күнегүләр команданы берләштерә һәм организмны ныгыта, бу пандемия вакытында аеруча мөһим",- ди тренер.
Чыганак: Дүртөйле районы хакимияте
Фото: Дүртөйле районы хакимияте