Милли проектлар
16 Мая 2022, 07:41

Меңнәрчә гектарда үсентеләр утыртыла

Республикабызда язгы урман тергезү эшләре ахырына якынлашып килә.

Меңнәрчә гектарда үсентеләр утыртылаМеңнәрчә гектарда үсентеләр утыртыла
Меңнәрчә гектарда үсентеләр утыртыла

Быел Башкортстан урман хуҗалыгы эшчәннәре 3,8 меңнән артык гектарда яшь урман утырткан. Аскын, Баймак, Зилаер, Тирлән, Макаров һәм Стәрлетамак урман хуҗалыклары беренчеләрдән булып планны үтәгән.

         БР урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов белдерүенчә, 2022 елда 14, 6 мең гектарда урман тергезү эшләре алып бару планлаштырылган.

         Башкортстан Республикасында урман яшәртү эшләре Русия президенты Владимир Путин кушуы буенча “Экология” милли проекты кысаларында башкарылучы урманнарны саклау федераль программасы буенча тормышка ашырыла.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас