Милли проектлар
16 Май 2022, 06:39

Кораллары булгач, эшләре көйле бара

Русия авыл хуҗалыгы министрлыгы Башкортстан аграрийларының ташламалы кредитка биргән 298 гаризасын хуплаган.

Кораллары булгач, эшләре көйле бараКораллары булгач, эшләре көйле бара
Кораллары булгач, эшләре көйле бара

9, 5 миллиард сум күләмендә бүленгән акчалар авыл хуҗалыгы предприятиеләренең ихтыяҗын тулысынча капларга җитәчәк. Аграрийларыбызның авыл хуҗалыгы техникаларын актив сатып алуы аркасында төбәктә чәчү компаниясе җитез бара. Яңгырлар явып торуга карамастан, республика эшчәннәре тәүлегенә 130 мең гектарга кадәр басу чәчәләр.

         Сөт эшкәртүче сөт заводлары һәм кече предприятиеләр шулай ук ташламалы кредит белән файдалана ала. Үзләренә бүленгән акчаларны алар сөт ризыклары төргәкләре сатып алуда файдалана ала. Ит эшкәрү комбинатлары да шундый ук кредит алу мөмкинлегенә ия.

Билгеле булуынча, “Хезмәт җитештерүчәнлеге” милли проектында катнашучы аграрийлар өчен ташламалы кредитлар алу мөмкинлеге гадиләштерелгән.

"Башинформ" буенча.

 

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас