

Эшләр кече калаларда һәм тарихи урыннарда уңайлы кала мохитен булдыру бөтенрусия конкурсы кысаларында алып барыла: “Дәүләкән урамнары еллар аша” 2020 нче елда җиңү яулаган.
Төп бурыч — Дәүләкәндә иҗтимагый киңлекләр системасын формалаштыру, калада яшәүчеләр өчен ял урыннары булдыру. Проектны тормышка ашыруга федераль, төбәк һәм урыннардагы бюджетлардагы чыганаклар юнәлтелгән.
Быел көзгә кадәр үзәк паркта амфитеатрлар төзекләндерү, белешмә павильонын урнаштыру һ.б. эшләр үткәреләчәк. Бусы — эшнең икенче этабы. Беренчесе 2021 елда тәмамлаган. Биредә эскәмияләр куелган, яктылык булдырылган, уен корылмалары, велосипедта йөрү өчен юллар ясалган.
Дәүләкәнлеләр үзгәрешләргә бик шат: көннәр җылыта башлау белән балалары белән әти-әниләр, өлкәннәр биредә йөри. Паркта һәр бала күңеленә ошаган шөгыльне таба ала: нәниләр өчен дә, зуррак балалар өчен дә уен мәйданнары бар.
Чыганак: Дәүләкән муниципаль район хакимияте.