Милли проектлар
16 Май 2022, 10:20

Быел төзеп бетерәчәкләр

Башкиравтодор” һәм “Дортрансстрой” предприятиеләре Бөре —Тастүбә — Сатка яңа автомобиль юлын төзү эшен дәвам итәләр. 

Быел төзеп бетерәчәкләрБыел төзеп бетерәчәкләр
Быел төзеп бетерәчәкләр

Караидел авылыннан Караидел һәм Дуван районнарындагы Тастүбә авылына кадәр ремонтланучы әлеге юл “Хәвефсез автомобиль юллары” милли проекты чикләрендә реконструкцияләнә.

         Юлның гомум озынлыгы — 60,9 километр. Объект 4 млрд. сумга төшәчәк. Зур төбәк проектын гамәлгә ашыруда 180 юл-төзелеш техникасы катнаша.  Махсус техникалар икешәр смена эшли.

         Бүгенге көнгә юлчылар 22,6 километр юлга — асфальт, 14,3 километрга вак таш түшәгән. Участокка кимендә 170 мең тонна асфальт-бетон катнашмасы салыначак.

         Бөтен участок буенча су торбалары һәм күперләр, элемтә һәм электр тапшыру чыбыкларын төзекләндерү эшләре дә бара.  Объектта 70тән артык су торбасы урнаштырылган, 7 күпер төзелгән. Юлчылар сентябрь ахырына кадәр Зур Бердәш елгасы аша яңа күпер төзүне төгәлләячәк.

         Яңа автомобиль юлын 2022 елның декабрендә тапшыру планлаштырылган.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас