Милли проектлар
12 Май 2022, 03:54

Йөрәгеңне тикшерт!

   Республика кардиоүзәге эшләүче кешеләрне “Ачык ишекләр көне”нә чакыра.

Йөрәгеңне тикшерт!Йөрәгеңне тикшерт!
Йөрәгеңне тикшерт!

   Республика кардиоүзәге эшләүче кешеләрне “Ачык ишекләр көне”нә чакыра.

   13 май көнне кардиоүзәк поликлиникасында табиб-кардиологта консультация алу, ЭКГ үтү мөмкин булыр. Әйткәндәй, бу көнне алдан язылу һәм юллама белән килү кирәкми.

   Йөрәген тикшертергә теләүчеләрне 17-20 сәгатьләрдә көтеп калалар. Үзегез белән паспорт һәм мәҗбүри медицина страховкасы полисын алырга онытмагыз.

   “Сәламәтлек” милли проекты кысаларында Башкортстанда халыкның саулыгын саклау юнәлешендә күп эшләр алып барыла. Исегезгә төшерәбез: 11-13 майда республикада “Халык сәламәтлеге көннәре” үтә. Аны БР Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә, Республика кардиология үзәге үткәрә. Бу көннәрдә төбәктә яшәүче һәркем бушлай кан басымын үлчәтә, шикәрне тикшертү өчен кан тапшыра, ЭКГ һәм флюорография үтә, төрле чараларда катнаша ала.

Фото: Башинформ.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас