

Уфада “Герой йолдызы” дип аталган спектакльнең премьерасы зур уңыш белән узды.
Республиканың Мостай Кәрим исемендәге милли яшьләр театрының летчик-штурмовик, ике тапкыр Советлар Союзы герое Муса Гәрәевның 100 еллыгына багышлап куйган бу спектаклендә геройның улы, шулай ук БР Хөкүмәте премьер-министрының беренче урынбасары Азат Бадранов һәм геройның якташлары – Илеш районы делегациясе дә булды.
Спектакль нигезенә летчикның үз истәлекләре яткан һәм ул шуның белән үзенә аеруча нык җәлеп итә.
“Мәдәният” милли проекты кысаларында Башкортстанда мәдәниятне, шул исәптән, театрларны үстерүгә зур игътибар бүленә. БРның Мостай Кәрим исемендәге милли яшьләр театры да гел иҗади эзләнү юлында. Коллектив сәхнәгә чыгарган әлеге премьера зур аншлаг белән узды. Киләчәктә дә тамаша заллары тулы булыр һәм спектакль яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш кертер дип ышанабыз.
Фото: минкультуры РБ