Милли проектлар
12 Май 2022, 03:46

“Ачык һавада китапханә”

  9 май көнне Октябрьский шәһәренең Үзәкләштерелгән китапханә системасы хезмәткәрләре”Нефтьчеләр” мәдәният һәм ял паркында гадәттәгечә “Ачык һавада китапханә” оештырдылар.

“Ачык һавада китапханә”“Ачык һавада китапханә”
“Ачык һавада китапханә”

  9 май көнне Октябрьский шәһәренең Үзәкләштерелгән китапханә системасы хезмәткәрләре”Нефтьчеләр” мәдәният һәм ял паркында гадәттәгечә “Ачык һавада китапханә” оештырдылар.

  Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән “Мәдәният” милли проекты кысаларында үткән бу чара бик мавыктыргыч булды.  Зур булмаган мәйданда үзәкләштерелгән шәһәр китапханәсе оештырган “Китап хәтерендә сугыш мизгелләре” дип аталган тематик күргәзмә, “Ачык марафон” акциясендә катнашучылар өчен махсуслаштырылган сәхнә, викториналар зонасы һәм балаларга мастер-класслар үткәрү өчен урыннар билгеләнгән иде.

   Бу көнне әдәби-музыкаль марафон озак дәвам итте – иҗади күңелле кешеләр өчен “Ачык микрофон” эшләде. Анда шәһәрнең шагыйрьләре актив катнашты.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас