

«Мәдәният» милли проектының «Мәдәни мохит» федераль проекты кысаларында Нуриман балалар сәнгать мәктәбенә музыка кораллары, заманча җиһазлар һәм уку материаллары сатып алынды. Әлеге мәктәпнең матди-техник базасын яңартуга акча федераль, төбәк һәм урындагы бюджетлардан бүленде. Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итүенчә, үзебездә җитештерелгән инструментлар - бер фортепиано, ун баян, шул исәптән алты «Этюд» баяны, өч «Тула» баяны, бер «Тула» концерт баяны, “Тула” аккордеоны, бер кечкенә концерт домрасы, бер альт домрасы һәм балалайка сатып алынган.
-Укучылар уңышының 50 проценты - яхшы тавышлы сыйфатлы концерт коралы, –ди балалар сәнгать мәктәбе укытучылары.
Беренче тапкыр Нурман районы балалар сәнгать мәктәбен тәмамлаучылар шундый мәһабәт инструментта йомгаклау имтиханын тапшыра алачак.
Музыка уен коралларыннан тыш, биредә өч интерактив такта һәм өч ноутбук булуы да сөендерә. Якын арада хореография залы өчен көзгеләр һәм эскәмияләр, тамашачылар залы өчен яңа утыргычлар, хор станоклары, натюрморт стойкалары, оркестр һәм рәссамнар өчен махсус утыргычлар һәм яңа уку әсбаблары куелачак.