Милли проектлар
11 Май 2022, 06:00

"Катюша" янә юлда!

“Фронт юллары буйлап” программасы фронтта чыгыш ясап йөргән концерт бригадалары артистларына багышланды.  

"Катюша" янә юлда!"Катюша" янә юлда!
"Катюша" янә юлда!

2021 елның сентябрендә Дуван районы “Мәдәни мохит” федераль программасы кысаларында автоклублы булды. Шул көннән башлап, музыкаль фургон һәр мәдәни чарада актив катнаша.

Бәйрәм көннәрендә “Катюша” мәдәни үзәгенең концерт бригадасы янә юлда иде. Чираттагы “Фронт юллары буйлап” программасы фронтта чыгыш ясап йөргән концерт бригадалары артистларына багышланды.  
Фронт артистлары Кызыл Армия белән бергә озын хәрби юлны үтеп, Берлинга кадәр барып җиткән. Алар алгы сызыкта җырлаган һәм биегән. Бомбежка, артобстрел астында соңгы җырын башкаручылар да күп булган. Тик бернигә карамый, фронт театры һәм концерт бригадасы чыгыш ясамаган бер генә часть тә калмаган. Ул концертлар фронтны еракта калган тыныч тормыш белән бәйләп торучы бердәнбер җеп булган.

Автоклуб бәйрәм көннәрендә Митрофановка һәм Новомихайловка авылларында чыгыш ясаган. Артистлар белән бергә тамашачылар кечкенәдән таныш һәм яраткан фронт җырларын җырлаган, көлгән һәм елаган.

"Катюша" янә юлда!
"Катюша" янә юлда!
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас