+24 °С
Яңгыр


Республикада Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча “Мәгариф” һәм “Экология” милли проектлары кысаларында “Хәтер бакчасы” халыкара акциясе дәвам итә.
Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәр кеше истәлегенә агач утыртылачак. 27 миллион кешенең якты истәлегенә 27 миллион агач...
Башкортстанда акция 25 майга кадәр дәвам итәчәк. Махсус шушы акция өчен урман хуҗалыгы һәм урманчылык эшчеләре тарафыннан һәр муниципалитетта урман участогы бүленгән. 61 урман участогының гомум мәйданы 110 гектар тәшкил итә.