Милли проектлар
10 Май 2022, 04:48

Эшкуарлык - замана таләбе

Конкурсларда катнашырга кирәк.

Эшкуарлык - замана таләбеЭшкуарлык - замана таләбе
Эшкуарлык - замана таләбе

Конкурсларда катнашырга кирәк.

 

Авыргазыда узган эшкуар сәгатендә Толбазы авылында яшәүче эшкуар ханым, ит ярымфабрикатлары һәм камыр ашлары җитештерү белән шөгыльләнүче Эльвира Мәүлетованың  проекты каралды.

 Эльвира ханым белдерүенчә, ул әле ризыкларны өйдә әзерли. Әмма аның махсус бина табып, кирәкле җиһазлар урнаштырып, цех корырга тели.

Авыргазы район хакимияте башлыгы  Арслан Шәһәретдинов белдерүенчә, районда моңа яраклы биналар бар. Эшкуарлык сәгатендә Эльвира Мәүлетовага  бу мөһим эштә азрак чыгымнар тотыну өчен субсидияләү, грантлар  конкурсында катнашырга киңәш бирделәр.  Бу юнәлеш район өчен дә файдалы, чөнки проект җәелдерелеп эшләп китсә, өстәмә эш урыннары хасил булачак. РФ президенты В.В. Путинның май указлары кысасында эшләп килүче “Кече эшкуарлык” гомумдәүләт проекты өчен бу юнәлешләр отышлы.

Эшкуарлык - замана таләбе
Эшкуарлык - замана таләбе
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас