Милли проектлар
6 Май 2022, 02:04

Йортларга керәсе килеп торачак

Радий Хәбиров подъездларны ремонтлау планын игълан итте.

Йортларга керәсе килеп торачакЙортларга керәсе килеп торачак
Йортларга керәсе килеп торачак

“1 октябрьгә кадәр 23 муниципаль берәмлектә урнашкан 304 йортта 896 подъездны ремонтлау көтелә. Шулар арасында Уфадагы 47 йортта 156 подъезд да бар. Әлеге вакытка 13 йортның 31 подъездында эш тәмамланган, 128 йортның 400 подъездында алар дәвам итә. Иң мөһиме бу йортларда яшәүчеләр процесста катнашалар һәм эшне контрольдә тоталар. Әйе, монда әле шау-шу һәм пычрак, ләкин нәтиҗәсе яхшы булачак", -  дип яза Радий Хәбиров социаль челтәрдәге битендә.

Подъездларны яңарту программасы 2019 елда башланды. Бу вакыт эчендә Башкортстанда 6,5 мең подъезд тәртипкә китерелде. Төзекләндерү эшләренең 90% республика бюджетыннан финанслана, тагын 10% муниципалитетлар өсти.

“Төзекләндерү эшләре башлыча анда яшәүчеләрнең теләге буенча башкарыла. Программаны башлап җибәргәндә бу безнең төп шарт иде. Нәкъ менә алар стеналарның төсен сайлыйлар, подъездның ничек булачагы турында килешәләр һәм эшне кабул итүдә катнашалар. Подрядчик барлык җитешсезлекләрне бетергәнче актка кул куелмый. Бу документларсыз түләү юк. Бу алым безгә эш сыйфатын яхшырак күзәтергә мөмкинлек бирә”, - дип аңлатты төбәк җитәкчесе.

Республиканың бу программасы “Торак һәм уңайлы шәһәр мохите” милли проектын тормышка ашыруга булышлык итәчәк.

Чыганак: Башинформ

Фото: Башинформ

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас