

Караидел районында "Мәгариф" милли проектының "Русия Федерациясе гражданнарына патриотик белем бирү" региональ проектын тормышка ашыру кысаларында волонтерлар “Георгий тасмасы” тараталар. Бу хәтер һәм безнең өчен Бөек Җиңүне яулаганнарга рәхмәт билгесе. Барлык төбәкләрдә, барлык шәһәрләрдә. 9 майга кадәр волонтерлар меңләгән кара һәм кызгылт сары тасмалар таратачаклар. Җиңүне оныттырырлык көч юк.
"Тасманың килеп чыгышы тарихы Георгий солдат орденына барып тоташа. Ул Екатерина II тарафыннан булдырылган һәм аның ике төсле символикасы "төтен" һәм "ялкын" дигәнне аңлата. Тасма бер вакыт тыю астында була. Бөек Ватан сугышы вакытында ул яңадан хәрби батырлык һәм дан символы буларак тергезелә", - ди “Надежда” патриотик клуб волонтеры Камилә Зарипова.