Милли проектлар
6 Май 2022, 02:01

Башкала урамнарын төзекләндерү дәвам итә

Уфада Пушкин урамын Цюрупа һәм Аксаков урамына кадәрге аралыкта яңартачаклар.

Башкала урамнарын төзекләндерү дәвам итәБашкала урамнарын төзекләндерү дәвам итә
Башкала урамнарын төзекләндерү дәвам итә

Уфа хакимиятенең юлларны һәм ясалма корылмаларны төзү, төзекләндерү бүлеге, конкурс нәтиҗәләре буенча, Пушкин урамын Цюрупа һәм Аксаков урамына кадәрге аралыкны төзекләндерү буенча килешү төзеде. Ике ел эчендә башкарылачак эшләрнең бәясе 124,16 миллион сум булачак.

Быел республика бюджеты бу максатлар өчен 67,9 миллион сум бүлеп бирәчәк, Уфа бюджеты - 2,1 миллион сум, 2023 елда финанслау күләме 52,5 миллион һәм 1,6 миллион сум булачак.

Контракт шартлары буенча, 2023 елның 31 октябренә кадәр подрядчик асфальт өслеген үзгәртергә, тратуар плитәләрен һәм бордюр ташларын алыштырырга тиеш. Шулай ук 41 электр баганасы алмаштырылачак, юл билгеләре яңартылачак.

Әлеге эшләр Владимир Путинның май указлары белән билгеләнгән “Торак һәм уңайлы шәһәр мохите” милли проектын тормышка ашырырга булышлык итәчәк.

Чыганак: Башинформ

Фото: Башинформ

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас