+21 °С
Болытлы


Аскын авылында “Торак һәм шәһәр мохите” милли проекты кысаларында ял һәм спорт мәйданын төзекләндерәчәкләр.
Эшләр җәй дәвамында башкарылыр дип көтелә. Планлаштырылган эшләр исәбендә – трибуна урнаштыру, газон җәю, футбол капкасы һәм мәйданы төзү, резина каплавы белән йөгерү юлы булдыру, спорт корылмалары тирәсен ясалма яктырту, парковка урыннары булдыру.
Милли проектны тормышка ашыру максатына 9,5 миллион сум акча бүленгән.
Фото: voms.ru