Милли проектлар
5 Май 2022, 06:16

Уку бушлай булачак

Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән “Демография” милли проекты кысаларында бушлай кабаттан укыту программасы старт алды.

Уку бушлай булачакУку бушлай булачак
Уку бушлай булачак

   Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән “Демография” милли проекты кысаларында бушлай кабаттан укыту программасы старт алды.

   Дүртөйледә яшәүче 14 кеше “Русиядә эш” порталы аша бушлай кабаттан укытуга гариза бирде. Гражданнарга барлыгы 900 белем бирү программасы аша белем алу мөмкинлеге бар. Алар “Демография” милли проектының “Мәшгульлеккә ярдәм итү” федераль проекты кысаларында иң кирәкле юнәлешләрне үз эченә алып формалаштырылган.

   “Һәнәри белем алу юнәлешләре һәм формалары белән”Русиядә эш” порталында гариза язган вакытта танышырга мөмкин. Гариза язганнан соң безнең үзәктә профиль буенча әңгәмәләшү үтәргә кирәк булачак”,- ди бу уңайдан Дүртөйле районы буенча халык мәшгульлеге үзәге бүлеге начальнигы Альбина Галиева.

   2022 елда Дүртөйле районы өчен 44 урынга квота бирелгән булган. Программа тәмамланганнан соң укучыларның 75 проценты эшле булырга тиеш.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас