

Мәскәү авылындагы “Үсеш ноктасы” гамәли-фәнни һәм технологик юнәлешле белем бирү үзәге “Мәгариф” милли проекты кысаларында үткәрелүче корылмаларны иң яхшы куллану практикасын яктыртучы республика видеороликлар конкурсында җиңүче булды.
Конкурсны БР Мәгариф министрлыгы үткәрде. Барлыгы 240 гариза бирелгән булган, конкурс эшләре сыйфатында видеороликлар кабул ителгән.
“Без конкурста катнашырга уйладык һәм нәтиҗәләр буенча беренче унлык исемлегенә эләгүебезгә бик шатландык,- ди Мәскәүлеләр. – Аннан инде җиңүчеләрне онлайн тавыш бирү буенча билгеләделәр һәм без – җиңүче булдык”.
Фото: bash.news