

Владимир Путинның 2018 елгы май указларына ярашлы булдырылган “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлыкк ярдәм күрсәтү” милли проекты кысаларында Краснокама районы хакимияте башлыгы Рөстәм Мусин рәислеге астында узган чираттагы “Эшкуарлык сәгате”ндә ике инвестицион проект каралган:
1.Туризм үсеше;
2.Терлекчелек.
Әлеге проектлар буенча планлаштырылган инвестицияләр күләме 10 миллион сум тәшкил итә, 9 яңа эш урыны булдыруны күзаллана.
Туризм проектын тормышка ашыручы Николо-Березовка авылында Кама елгасы яр буен төзекләндерергә ниятли. Арытаба биредә ел әйләнәсенә яши алырлык “глэмпинг” стилендәге йортлар төзү дә планлаштырыла. Глэмпинг – туризмның популяр юнәлеше. Ул барлык уңайлыклар белән табигатьтә ял итүдән һәм “отель” хезмәтләндерүеннән гыйбарәт.
Чыганак: krasnokama.bashkortostan.ru