Милли проектлар
3 Май 2022, 04:08

Ни чәчсәң – шуны урырсың

Бу мәкаль белән килешәсезме?

“Үсеш нокта”лары турында күпләр хәбәрдардыр, мөгаен. Аның бурычы – укучыларга, яшьләргә киләчәктә һөнәр сайларга ярдәм итүгә булышу. Ә аның өчен балаларның кызыксынуларын, сәләтләрен үстерү мөһим. Шуны күздә тотып, “Үсеш нокта”ларында төрле түгәрәкләр оештырыла.

22 апрельдә Ишембайның Мәгариф идарәсе хезмәткәрләре “Үсеш нокталары" мәгариф үзәкләренең IV республика форумында катнашты. Чара Стәрлебаш районында үтте. Аны Башкортстанның мәгариф һәм фән министрлыгы оештырды.

Чараның төп максаты кадрлар үстерү мәсьәләләрен барлау, хезмәт базарларында таләп ителгән кадрларны әзерләү юллары турында фикер алышу булды. Ахырда “Үсеш нокта”ларының җитәкчеләре, ярышларда җиңүчеләр бүләкләнде.

Әйткәндәй, “Үсеш нокталары” эшчәнлеге ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Мәгариф” милли проекты кысаларында алып барыла.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас