

Октябрьский шәһәрендә “Әкият” дип аталган балалар бакчасы эшләп килә.
Күптән түгел шәһәрнең Үзәк балалар модельле китапханәсе хезмәткәрләре анда тәрбияләнүче балалар арасында “Хәтер битләрен актарып” дип аталган шигырь уку конкурсы үткәрде. Чараның максаты – балаларда үз иленә һәм халкына карата мәхәббәт, хөрмәт хисләре тәрбияләү.
-Яшь шигырь сөючеләр конкурска нык итеп әзерләнгән, күп балалар гимнастерка һәм пилоткалар да кигән иде,- дип сөйли жюри әгъзалары.- Бервакытта да сугыш күрмәгән балаларның шулкадәр бирелеп шигырь сөйләүләре хәтта күздән яшьләр китерде...
“Мәдәният” милли проекты кысаларында узган конкурс шулай ук талантлы балаларны эзләп табуга һәм аларга үзләрен ачуга мөмкинлекләр бирүгә ярдәм итә. Конкурста 24 бала катнашты, аларның барсына да бүләкләр тапшырылды.