Милли проектлар
30 апрель 2022, 05:46

Сыйфатлы юллар гомерләрне саклый

Стәрлетамакта юлларда аварияләр һәм аларда каза күрүчеләр санын 50%ка киметүгә ирешкәннәр.

Сыйфатлы юллар гомерләрне саклыйСыйфатлы юллар гомерләрне саклый
Сыйфатлы юллар гомерләрне саклый

 “Хәвефсез сыйфатлы юллар” милли проекты ярдәмендә Стәрлетамакта юлларда аварияләр һәм аларда каза күрүчеләр санын 50%ка киметүгә ирешкәннәр. 2022 елның беренче кварталы нәтиҗәләрен узган елның шул ук чоры белән чагыштырып карагач, шундый нәтиҗәгә килгәннәр.
– Гомумән алганда, милли проектны тормышка ашыру берничә мөһим мәсьәләне хәл итә: беренче чиратта, автомобиль юлларын норматив хәлгә китерә, югары транспрот трафигы булган участокларда нагрузканы киметә, һәм иң мөһиме – юл һаләкәте  урыннарын киметә. Нәтиҗә буларак аварияләрдә үлүчеләр саны кими, – дип билгели БР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев.

Стәрлетамакта “Хәвефсез сыйфатлы юллар” милли проекты 2019 елда тормышка ашырыла башлады.

Гомум республика буенча да уңай динамика күзәтелә: агымдагы елның 1 кварталында ДТПлар саны 8,4%, ә вафат булучылар саны 27,1%ка кимегән.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас