Милли проектлар
30 апрель 2022, 06:16

Лидер булып үсеннәр өчен

Дуван районы Мәсәгуть авылы Пионерлар һәм укучылар йортында “Инструктор мәктәбе” проекты кысаларында активист-лидерларның беренче очрашуы узды.

Лидер булып үсеннәр өченЛидер булып үсеннәр өчен
Лидер булып үсеннәр өчен

Дуван районы Мәсәгуть авылы Пионерлар һәм укучылар йортында “Инструктор мәктәбе” проекты кысаларында активист-лидерларның беренче очрашуы узды.

Владимир Путин указы белән тормышка ашырылучы “Мәгариф” милли проекты кысаларында Дуван районында башкарылучы байтак эшләрнең берсе бу.

Чараның максаты – Русия мәктәп укучылары хәрәкәте эшчәнлеген популярлаштыру, балалар һәм үсмерләр арасында “Остазлык” системасын булдыру һәм үстерү, үсеп килүче буынның урындагы берләшмәдәге актуаль проблемаларны хәл итүгә кызыксынуын арттыру, районның балалар иҗтимагый хәрәкәтен үстерү, үсмерләрдә иҗади потенциал һәм лидерлык сыйфатларын ачыклау һәм үстерү. 
Балалар канәгать калды. Алар очрашудан, яңа танышулардан, тренинглардан, биюләрдән бик күп эмоцияләр алды. Инструкторлар “Лидерлар мәктәбе” җәйге лагерь-слетында да эшләячәк.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас