

Ил президенты Владимир Путинның май указы белән барлыкка килгән "Сәламәтлек саклау" милли проекты һәм «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» төбәк программасы кысаларында Благовещенск хастаханәсенә 2022 елның мартында «Маммо-4МТ - Плюс»дигән яңа маммограф килде. Маммографның төп өстенлекләре - аның белән эшләүнең гадилеге һәм ышанычлылыгы, пациент һәм персоналның нурланышының түбән дозасы, маммограммаларның югары сыйфаты.
Аппаратның югары җитештерүчәнлеге чирләрне тиз ачыкларга мөмкинлек бирәчәк, бу скрининг тикшеренүләре үткәрү өчен зур өстенлек булып тора. Апрель башында югары квалификацияле белгечләр эшкә керешкән һәм беренче пациентларны кабул иткән. Шулай ук алар яңа җиһазларда мәгълүматлылык дәрәҗәсен, диагностиканың сыйфатын һәм төгәллеген билгеләделәр, - дип аңлатты хастаханәнең баш табибы Жанна Карунас.