

Ил президенты Владимир Путинның май указы белән барлыкка килгән "Сәламәтлек саклау" милли проекты һәм «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» төбәк программасы кысаларында Краснокама хастаханәсенә яңа маммограф «Маммо-4МТ-Плюс» рентгенологик аппараты кайты. Аны Николо-Березовка авылындагы 1-нче санлы поликлиникада урнаштырдылар, анда бина алдан төзекләндерелгән.
Маммограф сөт бизенең югары сыйфатлы рентген сурәтен ясый, ул яман шешнең иртә стадияләрен ачыклау һәм төгәл диагностикалау өчен кирәк.
- Маммограф май аеннан эшли башлаячак, һәм тәндәге шешнең үзгәрүен иртә ачыклау өчен халыкның скрининг тикшеренүләре үткәрә алабыз. Рентгенология Кабинетының кадрлар белән тәэмин ителеше 100% тәшкил итә, - дип сөйләде хастаханәнең баш табибы Фәһит Бәдертдинов.