Милли проектлар
27 апрель 2022, 03:39

“Хәтер бакчасы”

Октябрьский шәһәрендә сугыш корбаннарының якты истәлегенә багышланган халыкара акция үтте.

“Хәтер бакчасы”“Хәтер бакчасы”
“Хәтер бакчасы”

 

Акциянең максаты – Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган һәркайсын хәтерләү. Шуңа да һәлак булган 27 миллион кеше истәлегенә 27 миллион агач утырту максаты куелды. Быел Русиянең 35 төбәге бу акциягә үз өлешен кертте.

Акция 22 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Октябрьский шәһәрендәге 4 санлы башкорт гимназиясе территориясендә үткән чарада БР матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Макисм Ульчев, Октябрьский шәһәре хакимияте башлыгы Алексей Шмелев, Бөек Ватан сугышы ветераны Геннадий Кузьмич Шариков, гимназия укучылары һәм “Җиңү волонтерлары” катнашты.

“Яшь, матур һәм көчле яшьләрнең шундый изге эшләр эшләве өчен рәхмәт”, - диде Геннадий кузмич.

Шундый ук чара Московка микрорайонында да үтте.

Источник: Администрация городского округа город Октябрьский Республики Башкортостан

 

“Хәтер бакчасы”
“Хәтер бакчасы”
Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас