

Район үзәк хастаханәсе кыйммәтле эндоскопик комплекс алды.
Башкортстанның Бөрҗән үзәк район хастаханәсенә 9,2 млн сумлык яңа заманча эндоскопик комплекс килде, дип хәбәр иттеләр төбәк сәламәтлек саклау министрлыгында.
Яңа җиһазлар Русия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча эшләнгән «Сәламәтлек саклау» милли проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә хастаханәгә керде.
Белгечләр аңлатканча, эндоскопия — эчке органнарны диагностикалау алымы, аның өстенлеге булып мәгълүматлылык, куркынычсызлык, авыру, балалар һәм өлкәннәр өчен уңайлы булу санала. Хәзерге эндоскопия диагностика, дәвалау операцияләре, биопсияне алу өчен кулланыла. Эндоскопик комплекс югары сыйфат визуализациясен бирә, табибларга дәвалауның иң алдынгы технологияләрен кулланырга мөмкинлек бирә.
Эндоскопик тикшеренүләр алымнары диагностика өчен дә, төрле авыруларны дәвалау өчен дә кулланыла. Хәзерге заман эндоскопиясе эчке органнардагы онкологик авыруларны башлангыч стадияләрдә ачыклауда аерым роль уйный.
«Яңа эндоскопия комплексында укыту тәмамланды. Иске гастроскопта эшләгәндә, чыдамсыз, экрансыз күрүчәнлек кыенлашты. Яңа җиһазларда тикшерүнең сыйфаты алдагыларныкыннан берничә тапкыр аерылып тора, шуның аркасында авыру санын иртә стадиядә ачыклап була», — дип өстәде Бөрҗән хастаханәсе табиб-эндоскописты Мурат Ягудин.
Чыганак: bashinform.ru