

Җитәкче таләп итә.
Уфа мэры Ратмир Мәүлиев башкала хакимиятендә узган оператив киңәшмәдә үзенең кул астында эшләүчеләргә уңайлы шәһәр мохитен тудыру буенча тәгаен планнар, тәкъдимнәр күрсәтергә кушты.
“Эшлисе эшләрне кәгазьгә төшерергә кирәк. Тротуарларның бордюрлары 10 см, аларны тәбәшәгрәк итеп була бит, ул кадәр кыйбатка төшми.
Комсомольская урамы буенча үзем йөрепе чыктым һәм подрядчикны кабат эшләргә мәҗбүр иттем. Игътибарлы булырга кирәк. Мин сездән тәгаен программа, тәгаен план көтәм”, - диде Ратмир Мәүлиев.
Шәһәр мэры подрядчикларга тукталышлар буенча да сорауларны кабат карарга кушты.
«Менә шулай куйыйк бурычны – тукталышлар мәсьәләсен алабыз да, анда килергә уңайлы итеп эшләп куябыз», — диде ул.
Бу эшләр “Уңайлы шәһәр мохите” гомумдәүләт проекты кысаларында алып барылачак.