

Мавыктыргыч автойөреш.
Зәйнәп Биишева исемендәге «Китап» нәшрияты Башкортстан мәдәнияты һәм рухи мирас елын Уфа – Күмертау – Стәрлебаш – Ишембай – Стәрлетамак автойөреше белән билгели.
Чара бүген башлана һәм 28 апрельгә кадәр дәвам итә. Ул “Безнең барлык кыйммәтләр дә китапларда” дигән лозунг астында уза.
26 апрельдә Күмертау халкына яңа китаплар тәкъдим итәчәкләр. Ул китаплар Башкортстанның мәдәнияты, тарихы, табигате, республиканың билгеле кешеләре, уңышлары турында сөйли.
Яшь китап сөючеләр өчен дә кызыклы бүләкләр булачак.
27 апрельдә Стәрлебашта сәүдә күргәзмәсе эшләячәк.
28 апрельдә автойөреш Ишембай белән Стәрлематакта тәмамланачак. Бу чара “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында уза.