

Ял программасы бик бай. Күрми калмагыз!
30 апрельдән башлап, 4 майга кадәр уфалыларны һәм кунакларны бай бәйрәм программалары көтә.
Бу хакта башкала хакимиятенең мәдәният һәм сәнгать идарәлеге җитәкчесе Шамил Абдраков белдерде.
1 май – Уфада барлык фонтаннар уяна. Анда концерт программалары оештырыла. Чаралар 12.00 сәгатьтә башлана.
«Кошлар» скверында, «Беренче май» һәм Иван Якутов паркларында, С. Орджоникидзе исемендәге мәйданда Яз һәм хезмәт бәйрәменә багышланган концертлар узачак.
«Беренче май» паркында узачак концерт 23.00 сәгатьтә «Мотор төзүчеләр» мәдәният йорты каршындагы мәйданда бәйрәм салюты белән тәмамланачак.
30 апрель- 4 май көннәрендә Агыйдел елгасы буенда төп сәхнә турында актив ял урыннары эшләр.
30 апрельдә заманча биюләр буенча осталык сәгате узачак һәм яшьләр әзерләгән интерактив зона сезне көтәчәк.
Балалар өчен уен мәйданнары, аквагрим зонасы, эшкә урнашу буенча консультацияләр оештырылачак.
2 май көнне яр буе мәдәни үзәккә әверелә – шәһәрнең художество мәктәпләре осталык сәгатьләре оештыра.
Янәшә генә китапханәләр үз мәдәни чараларын тәкъдим итәр.
Ә инде анда узачак концертта сез яраткан җырлар шәһәр мәдәният йортлары солистлары башкаруында яңгыраячак.
3 май – Яр буенда актив спортчылар җыелыр. «Цунами» балалар традицион каратэ клубы күнекмә үрнәкләрен күрсәтер, «ВелоУфа» велосипедчылар берлеге «Велодетство» фестивален оештырыр. Монда велоузышлар, велосипедта конкурслар, гаилә стартлары узар.
Паркур мәктәбе үзенең шәкертләре белән чыгышлар әзерли.
4 май – Яр буенда шәһәр мәдәният йортлары солистлары чыгышлары узар. Уен зоналары эшләр. Бу чаралар барысы да 16.00 сәгатьтә башлана.
“16 апрельдән Уфада „Зарядка Победы“ акциясе старт алды.
Ачык урам мәйданнарында, паркларда шимбә көннәрендә билгеле русияле спортчылар катнашлыгында флешмоблар уза. 30 апрельдә бу акция Уфаның барлык районнарында да узачак. Анда һәр кеше катнаша ала, акция 8 майга кадәр дәвам итә”, — диде Шамил Абдраков.
Беренче май бәйрәмнәрендә бөтен мәдәни муниципаль учреждениеләр дә эшли, Уфа планетариясе үз тамашачыларын көтә.
Яшь тамашачылар театрында 1 май көнне балалар өчен спектакль, Уфаның шәһәр тарихы музеенда күргәзмә эшли.
В. И. Ленин музеенда «Агач бизәкләр » күргәзмәсе эшли. Яхшы кәеф, актив һәм файдалы ял телибез сезгә , дуслар!
“Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында уздырылучы бу чаралар төрле яшьтәге кешеләр өчен дә бик мавыктыргыч булыр.