Милли проектлар
25 апрель 2022, 01:00

"Яшьлек" паркында "Яшьләр" аллеясы пәйда булды.

Башкорстанның Аскын районы үзәге елдан – ел яшельләнә бара.

"Яшьлек" паркында "Яшьләр" аллеясы пәйда булды."Яшьлек" паркында "Яшьләр" аллеясы пәйда булды.
"Яшьлек" паркында "Яшьләр" аллеясы пәйда булды.

Район үзәгендә 50 төп пирамидаль тупыл “Яшьлек” паркын бизәде. Яшелләндерү чарасы “Яшел Башкортстан” акциясе кысаларында оештырылды.

Аллея утыртуда район хакимияте башлыгы Динис Йосыпов, республиканың җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Гизатуллин, район хакимияте, Аскын авыл советы хезмәткәрләре, “Батыр” спорт һәм савыктыру үзәге һәм Эчке эшләр министрлыгы ветераннары катнашты

- "Яшел Башкортстан" акциясе бөтен республика күләмендә уздырыла. Бу төбәктә күбрәк яшеллек утыртуга юнәлтелгән. Яңа аллея яраткан паркны тагын да бизәр. "Яшьлек" паркы әкренләп яшеллек белән тулылана. Ел саен без монда агачлар, үсентеләр утыртуны оештырабыз. Бу юнәлештә эш дәвам итәчәк”, -  диде район җитәкчесе.

Мәдәният хезмәткәрләре экологик субботникта катнашучыларга бәйрәм кәефе биреп берничә җыр башкардылар.

 "Яшел Башкортстан" акциясендә якынча 300 кеше катнашты. Май аенда Аскын районында 4000 үсенте утыртылачак, аларның 1000е зур үскән агачлар.

“Яшел Башкортстан” акциясе “Экология” милли проектын тормышка ашыру кысаларында уздырыла.

Чыганак: Аскын районы хакимияте

Фото: Аскын районы хакимияте

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас