

Юл өслеге яңартылган яки төзекләндерелгән саен юл билгеләрен дә яңадан сызып чыгарга туры килә. Соңгы елларда бу эштә заманча материаллар кулланыла.
“Башта Зәки Вәлиди, Цюрупа, Октябрьнең 50 еллыгы, Тоннелная, Комаров, Ленин, Салават Юлаев һәм Октябрь проспекты урамнарында эшләр башкарылачак. Өстәмә финанс ярдәм бүлеп биргәне өчен Башкортстан Башлыгы Радий Фәрит улына рәхмәт. Гомумән алганда, быел 130 мең квадрат метр мәйданны термопластик һәм 20 мең квадрат метрны буяу кулланып яңартачакбыз ", - диде Ратмир Мәүлиев
Ратмир Мәүлиев шулай ук 2021 елда Уфада 47,9 мең квадрат метр мәйдан термопластик һәм 27,5 мең метры буяу белән яңартылганлыгын искә төшереп үтте.
Бу эшләр “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары милли проектын тормышка ашыруга булышлык итәчәк.
Чыганак:Башинформ
Фото: Башинформ