

"Яшел Башкортстан" акциясенең беренче көнендә республикабыз башкаласында 1,3 меңнән артык яңа агач һәм 300 куак утыртылды. Башкортстан башкаласында 13 тематик аллея барлыкка килде. Аларга барлыгы 400 дән артык агач һәм 50 куак урнаштырылды.
“Яшел Башкортстан” акциясенә ярдәм итү өчен махсус эшләнгән ufa-green.ru сайтында яңа аллеялар исемлеген табарга мөмкин. Һәрбер агач QR код белән билгеләнгән. Аңа смартфон камерасын төбәп агачның төрен, кайчан һәм кем утыртканын, ничек карарга икәнлеге тасвирламасы белән сылтама ачып карап була. Уфаның һәрбер районындагы яңа аллеяларга шушы җирлеккә караган атамалар бирелде.
Яшелләндерү чаралары “Экология” милли проектын тормышка ашыруга булышлык итәчәк.
Чыганак: Башинформ
Фото: Башинформ