Милли проектлар
24 апрель 2022, 05:48

"Сәламәт тәндә - сәламәт рух"

Дүртөйле шәһәренең балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә "Хезмәткә һәм оборонага әзер" (ГТО) Бөтенрусия физкультура-спорт комплексы үтте.

"Сәламәт тәндә -  сәламәт рух""Сәламәт тәндә -  сәламәт рух"
"Сәламәт тәндә - сәламәт рух"

ГТО - ил халкын киңкүләм спорт үсешенә юнәлтелгән физик тәрбияләүнең норматив нигезе ул. Чара "Демография" милли проектының "Спорт - яшәү рәвеше" федераль проекты кысаларында үтә.
Фестивальдә катнашучыларны район хакимияте җитәкчесе Риф Йосыпов сәламләде. Аннары былтыр ГТО нормативларын уңышлы тапшыручыларны мактау билгеләре белән бүләкләү тантанасы булды.
Район хакимиятенең муниципаль хезмәткәрләре озынлыкка сикерүдә, йөзүдә һ.б. дисциплиналарда мөмкинлекләрен күрсәтте. Гимнастика эскәмиясендә - Лилия Нигъмәтуллина, электрон коралдан атуда Филүс Дәүләтов һәм Эльвира Закирҗанова иң яхшы нәтиҗәне күрсәттеләр.
Күпләр нормативны балалары белән бергә тапшырды. Иң бәләкәй спортчы Арслан Фәхретдиновка - 7 яшь. Димәк, ата-аналар балаларында кече яшьтән спортка сөю тәрбиялиләр.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас