Милли проектлар
21 апрель 2022, 05:02

Июль ахырына тәмамларга тиешләр

Эшне тиз тотарга ниятлиләр. 

БРның Транспорт министрлыгыннан.  Июль ахырына тәмамларга тиешләрБРның Транспорт министрлыгыннан.  Июль ахырына тәмамларга тиешләр
Июль ахырына тәмамларга тиешләрФото:БРның Транспорт министрлыгыннан.

Стәрлетамакта ”Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары”  милли проекты кысаларында юл эшләре башланды, дип хәбәр итәләр БРның Транспорт министрлыгында. 18 апрельдә  подрядчы Кочетов урамындагы юл ремонтын башлап җибәрде. 19 апрельдә  – Профсоюзная урамындагы участокка, 20 апрельдә – Гоголь урамына.

Быелгы сезонда милли проект кысаларында  барлыгы 15 урам-юл челтәрләре участоклары ремонтланачак. Контрактлар 31 июльгә кадәр үтәлергә тиеш. Кочетов урамындагы юл участогы ремонтын май ахырына тәмамларга ниятлиләр.

Һәр объект буенча гарантияле срок билгеләнгән, әгәр гарантияле эксплуатация чорында кимчелекләр ачыкланса, подрядчы аларны үз исәбенә бетерергә тиеш, дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас