Милли проектлар
21 апрель 2022, 05:54

Диспансеризация үтү мөһим

Дуванда моны беләләр.

Дуван районының  “Демография” милли проекты кысаларында “Өлкән буын” федераль проекты тормышка ашырыла.

Бу федераль проект  сәламәтлекне тикшертү, төрле чирләрне иртә стадиядә ачыкларга мөмкинлек бирә.

Диспансеризация – үз эченә профилактик медицина каравы һәм өстәмә тикшерү ысулларын алган чаралар комплексы. Ул инфекцияле булмаган хроник авыруларны, шулай ук аларның барлыкка килү хәвефен ачыклауга юнәлтелгән.

2022 елның 14 апреленнән Дуван районының авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәтчәннәре диспансеризация үтүдә актив катнаша. 

Чыганак: duvan.bashkortostan.ru

Диспансеризация үтү мөһим
Диспансеризация үтү мөһим
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас