

2025 елга кадәр Краснокама һәм Дүртөйле районында ике экотехнопарк төзү планлаштырыла.
“Экология” милли проекты кысаларында республикада күп эшләр башкарыла. Яңа төзеләчәк экотехнопарклар калдыкларны күмү күләмен 20 процентка кадәр киметергә ярдәм итәчәк.
Һәр экотехнопаркны төзү, уртача алганда, 500 миллион сум чамасына басар бәяләнә. Аларда калдыкларны тирәнтен эшкәртү планлаштырыла. Краснокама районындагысының куәте елына 150 мең тонна, Дүртөйледәгесенеке – елына 50 мең тонна тәшкил итәчәк.
Фото: Башинформ.