

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров фән һәм техника өлкәсендә республика дәүләт премияләре турындагы указга кул куйды.
Басылган документка ярашлы, дәүләт премияләре республиканың фәнни-техник потенциалын үстерү, фән һәм техника өлкәсендә фәнни-тикшеренү эшчәнлеген стимуллаштыру максатына булдырылган.
Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән “Фән” милли проекты кысаларында Башкортстанда күп эшләр алып барыла. Әлеге дәүләт премияләрен бирү турындагы указга кул куелу да шушы исәптә. Премияләр республика казнасыннан түләнәчәк.
Фото: Башинформ.