Милли проектлар
16 апрель 2022, 20:26

Район халкы сәламәтлеген кайгыртып

Мәсәгуть хастаханәсенә күп функцияле яңа аппарат кайтты.

Район халкы сәламәтлеген кайгыртыпРайон халкы сәламәтлеген кайгыртып
Район халкы сәламәтлеген кайгыртып

Ил Президенты Владимир Путин тарафыннан барлыкка килгән " Сәламәтлек саклау" милли проекты һәм «Беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү» программасы кысаларында Мәсәгуть хастаханәсенә ультратавыш диагностикасының «Рускан 60» дигән күп функцияле яңа аппарат кайтты.

Бу эксперт класслы универсаль УЗИ-сканер.

- Яңа медицина җиһазлары, иң беренче чиратта, Дуван районы халкының сәламәтлеге өчен көрәшүдә табибларга зур ярдәм булып тора, - дип билгеләп үтте баш табиб Валерий Трофимов.

«Рускан 60» акушерлык һәм гинекология; абдоминаль тикшеренүләр һәм маммология; урология; эхокардиография; өстән урнашкан кан тамырларын тикшерү органнары; нефрология; онкология һәм башка өлкәдә кулланыла. Ультратавыш диагностикасы табиблары яңа корылма белән эшләү буенча кирәкле инструктаж уздылар һәм әлеге җиһазның, заманча мөмкинлекләре булган гади һәм компакт системасы булып, өчүлчәмле эхография өлкәсендә соңгы казанышларны кулланырга мөмкинлек бирүен билгеләделәр.

- Бу сурәтләрнең югары сыйфатын тәэмин итә торган ышанычлы УЗИ аппараты, - дип билгеләп үтә Мәсәгуть хастаханәсе ультратавыш диагностикасы табибы Ирина Колташова.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас