Милли проектлар
15 апрель 2022, 05:41

Самолет төзергә өйрәнәчәкләр

Акыллы яшьләргә юллар ачылсын.  

Самолет төзергә өйрәнәчәкләрСамолет төзергә өйрәнәчәкләр
Самолет төзергә өйрәнәчәкләр

  Акыллы яшьләргә юллар ачылсын.

 

Уфа Дәүләт авиация техник университетында , Мәскәү физика-техник институт белән берлектә, яңа проект эшли башлый. Яңа мәгариф программасы бакалавриатта «Авиатөзелеш»  белгечлеге буенча укытуны күз уңында тота.

Төп игътибар математика, физика, информатика һәм  авиатөзелеш тармагында санлы моделирование алымнарына нигезләнәчәк.

Үзенчәлеге шунда,  биредә МФТИ галимнәре һәм укытучылар белем бирәчәк. УДАТУ студентларына МФТИның лаборатор базасына керү мөмкин булачак.  Бу безнең студентларның авиатөзелеш тармагында фәнни практика алу һәм арытаба МФТИ магистратурасында уку мөмкинлеге була дигән сүз.

Әле УДАТУда МФТИ белән берлектә,  “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында, «Программная инженерия» бүлегендә IT-белгечләрне әзерләү бара.

 

Самолет төзергә өйрәнәчәкләр
Самолет төзергә өйрәнәчәкләр
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас