

Курчакларны “терелттеләр”.
Безнең илебездә ел саен Анимация көне билгеләнә. Шуның кысаларында «Союзмультфильм» киностудиясе мәгарифне үстерүнең яңа формалары Фонды тоташ ил буенча ачык онлайн-дәресләр уздырды.
Югары Тәтешле укучылары да читтә калмады. 2 санлы урта мәктәбенең “Үсеш ноктасы”нда В.Путиннаың май указлары буенча гамәлгә кертелгән “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында “Заманча мәктәп” төбәк проекты буенча эшлиләр.
Дәрес барышында рәссам-куючы һәм режиссер Юлия Евдокимова мультсериалның төшерелү өлешләре турында сөйләде.
Ә педагог-аниматор Марина Горская мультфильм өчен кирәкле детальләрне үз кулларың белән эшләү буенча осталык сәгате уздырды.
Укучыларга оптик уенчык ясау тәкъдим ителде. Моның өчен иң гади чимал: кәгазь, фломастерлар, җилемле каләм, кайчы, бетергеч, агач таякчык кирәк булды. Шулар ярдәмендә 6 а сыйныфы укучылары үзләре ясаган әкият геройларына җан өрде.
Юлиана Салават кызы Шакирова – «Үсеш ноктасы» җитәкчесе. Ул белдерүенчә, мондый сабаклар бик файдалы – укучыларда санлы белем нигезләрен, яңалыклар белән кызыксыну, заманча компьютер технологияләрен файдалы куллануга омтылыш уята.