Милли проектлар
15 апрель 2022, 05:01

Фонтаннар кайчан “уяна”?

Уфада ничәү соң алар?

Уфада ничәү соң алар?

 

Фонтаннар шәһәр мохитен бизәп торучы бик мәгънәле һәм матур корылма.  Алар күп кешеләрне үзенә чакырып торучы ял урыны. Менә Уфада да халыкка шул матурлыкны кабат уятып, бүләк итәргә әзерлиләр. Әмма кыштан соң аларны хуҗаларча караш белән әзерләп кенә кабызып була.

 

Кичә, әйтик, Театр скверындагы “Җиде кыз” фонтанын юып куйганнар.

Уфа шәһәр хакимиятенең  матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, аларны яңа сезонга әзерләү буенча эшләр март ае ахырында башланган.

 

«Горзеленхоз» хезмәткәрләре аларны кыш айларында климат йогынтысыннан саклап торган җыелмалы каркасларны салдыра.

Шулай ук, җыелган чүп-чардан да тазартырга кирәк.

 

Кызганычка каршы, безнең арада матурлыкны санламаган, аңа зыян салырга атлыгып торучы, шуннан канәгатьлек алучы кешеләр дә бар. Ә бит алар заманча мохит кенә түгел, “Экология” дигән зур проектның бер өлеше буларак,  тормышны бизәсен өчен, сакланырга, кадерләнергә һәм озак хезмәт итү өчен һәркемнән хуҗаларча караш булсын дигән теләк белән дә эшләнгән. Әнә , рәсемнәрдәге кебек матур гына эшләп торса, кемгә зыян итә, ямьле ләбаса!

 

 «Бүгенге көндә шәһәрдә  24 фонтан бар. Аларны кабызу графигын чак кына соңрак билгеләячәкләр., һава торышына карап була инде», – диләр мэриядә.

 

Фото: lacr1ma.livejournal.com

Фонтаннар кайчан “уяна”?
Фонтаннар кайчан “уяна”?
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас