

Табигатьне саклаучылар сафы арта.
Башкортстанда Экологик форум кысаларында тантаналы чара үтте. Башкортстан Табигатьне файдалану һәм экология министрлыгында иҗтимагый ипспекторларына таныклыклар тапшырылды.
Иҗтимагый контроль институты хөкүмәтнең табигатьне саклау буенча эшләүче “Экология” гомумдәүләт проектының мөһим бер тармагы.
Безнең төбәк бүлекчәсе министрлыкка республиканың әйдәүче вузларының экология факультетлары студентларының табигатьне саклау буенча иҗтмагый контрольдә катнашу теләген җиткергән.
Алар тәртип бозуларга каршы пофилактик чаралар алып бара, булган очракларны терки, чара күрү өчен тиешле органнарга җибәрә алачак.
100гә якын инспектор әзерләргә ниятлиләр.
Фото: novochvedomosti.ru