

Уфаның күпфатирлы йортларында көнкүреш калдыклары ташлар өчен урнаштырылган торбаларны алу эше дәвам итәчәк. Быел 370 торак йорттагы шул торбаларны алып ташлау планлаштырыла. Уфа хакимияте торак йортларда чүп-чарлар саклау хәвефле булуын искәртә, чөнки алар еш кына янгынның төп сәбәпчеләре һәм санитар таләпләргә каршы килә. Шәһәр торак идарәсе әйтүенчә, соңгы өч елда 500 йортта әлеге торбалар алынган һәм аларны алыштыру өчен 340-тан артык контейнер мәйданнары җиһазландырылган.
"Быел чүп-чарны саклау мәсьәләсе буенча киңәшмәләр үткәрү планлаштырыла. Бу күпфатирлы йортларда яшәүчеләрнең карарына һәм идарә итү компаниясенең контейнер мәйданнарын җиһазлау мөмкинлегенә бәйле. Быел 372 йортта торбалар алынып, аларга алмашка 122 яңа контейнерлар мәйданчыгы җиһазландырылачак", диде Уфа хакимиятенең экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау бүлеге начальнигы Ольга Филева.
Әлеге эшләр “Экология” милли проектын томышка ашыруга булышлык итәчәк.
Чыганак: bashinform.ru
Фото: bashinform.ru